автор: Рамазанова Эльвира Финаисовна
Учитель начальных классов МБОУ СОШ с.Староянтузово
Мең янып, тик бер сүнгән гомер.
Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы
Иске Яндыз урта гомуми белем бирү мәктәбе
Мең янып, тик бер сүнгән гомер.
(Якташыбыз, Башкортстанның халык
шагыйре Наҗар Нәҗмине искә алу кичәсе)
Материалны әзерләде: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Рамазанова Эльвира Финәис кызы
2018 ел
Талгын гына көй астында 1 нче алып баручы шигырь укый:
1 алып баручы: “Барысы да калды… Үзе белән
Алып китте туар җырларын.
Чөнки белде, үлем арасында
Үлми торган матур җыр барын.”
Экранда Н Нәҗми портреты.
“Кышкы романс” җырын башкара Гәрәев Р.
Алып баручылар чыга.
1а.б. Хәерле көн, хөрмәтле китап укучы дуслар!
2 а.б. Исәнмесез, Наҗар Нәҗми иҗатын сөючеләр, кадерле кунаклар!
1 а.б. Тагы килде бер көз…
Тагын бер көз
Җиргә сипте алтын тәнкәләр.
Казлар булып оча инде хәзер
Язын чыккан сары бәбкәләр.
2 а.б. Тагын килер көзләр,
Ә шуларның
Минсез килер берсе бервакыт
Ә шуннан соң инде һәрвакыт.
1 а.б. Хөрмәтле, китап укучы дуслар! Башкортстанның халык шагыйре, Максим Горький исемендәге, Салават Юлаев исемендәге премиялар лауреаты, Татарстанның Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Наҗар Нәҗми менә 19 ел инде арабызда юк.
2 а.б. Аяз, кояшлы якты көз башында арабыздан китте ул. Чиксез сагыш, моңсулык белән сугарылган бу көн безнең өчен. Әмма бу якты сагыш. Чөнки шагыйрьнең үлемсез җыр-моңнары, шигьрияте бик күпләрнең күңел күген балкыта.
1а.б. Җилдем, гомер, мин атланып,
Канатлы атларыңа,
Туры килдем йә бик йончу,
Йә бик шат чакларыңа,
Атландым атларыңа.
2 а.б. Үзең гел елмайдың миңа,
Чакырдың юлларыңа.
Үзең, сулардан чыгарып,
Керттең бит утларыңа,
Чакырдың юлларыңа.
“Мине юллар чакыра” җырын башкара Галлямова И.
1 а.б. Районыбыз аша аккан гүзәл Агыйделкәй буенда урнашкан Миңеште авылында 1918 елның 5 февралендә, Нәҗметдин агай гаиләсендә, 20-нче гасырның даһи каләм остасы Хәбибнаҗар дөньяга килгәнен белдереп тәү тапкыр тавыш биргән.
“Миңеште” шигырен сөйли Нурисламова Азалия
2 а.б. Миңа гына, бәлки миңа гына,
Якынсыңдыр, туган якларым,
Каз бәбкәсе кебек, капка астынан
Чыгып йөргән бала чакларым.
1 а.б. Урамнарың буйлап чабып үтте,
Җәен – тузан, кыш – кар туздырып,
Баллы кәрәз кебек шадра малай
Үстем синдә гармун сыздырып.
“Шадра пәри” Наҗар Нәҗми (видеоязма, үзе сөйли)
2 а.б. Бу юлларда – кеше язмышы, талант юлы, шагыйрь язмышы. Авыл капкаларын ачып, алар аша бала чагын чыгарып җибәргән малай, тормышының күпме капкаларын ачты, шигьрият капкаларын киң ачып, күпме күңелләргә юл алды.
“Басу капкасы” (видеоязма, үзе сөйли)
1а.б. “Шагыйрнең бөтен иҗад дөньясын ике сүз – Җир һәм Җыр билгели дисәк, бер дә хата булмас. Үзенең әсәрләрен кайчан һәм кайда гына иҗад итмәсен: җырлары, шигырьлары җир язмышын, аның бүгенгесенә һәм киләчәгенә барып тоташа түгелме”, — дип язды шагыйрь Сафуан Әлибаев.
“Ак чишмә” җырын башкара Нәҗметдинова Г.
Иске Яндыз авылы табигатьнең гаҗәеп бер матур төбәгендә урнашкан. Нәкъ менә шушу авылда Наҗар Нәҗметдин улының әнисе Галимә апа туып үскән. Шуңа күрә дә шагыйрь газиз кешесенең кендек каны тамган Иске Яндыз авылын да, Миңештесе кебек бердәй якын күргән була. Ә без, Иске Яндызлылар Наҗар абыйны үзебезнең авылдашыбыз дип, горурланып, рухланып, канатланып йөрибез.
2 а.б. Барысы да синнән килә миңа:
Бар булмышым синнән, бар моңым.
Әниемнең күз карашы кебек
Бөтен төсең, бөтен барлыгың.
Туган илем, туган җирем,
Синең нинди улыңмын мин?
Шуны беләм: син яшьнәсәң әгәр,
Очкыныңда булырмын мин.
“Глаза моей матери” шигырен сөйли Латыйпов И.
1 а.б. “Наҗар Нәҗми җырлары…Ни өчен җырлары, ә шигырьләре түгел? Без бит аның күп кенә шигырьләрен башта китаплардан укып белсәк, соңыннан аларны җыр рәвешендә тыңлап сокланабыз.”
2 а.б. Әйе, аның шигырьләре, аеруча җыр булып киткәннәре ифрат табигыйлар: иртәнге чык кунган үлән кыягы сыман, челтерәп аккан тау чишмәсе кебек, зәңгәр күктә төрле сурәтләргә кереп йөзгән ак болыт шикелле табигыйлар.
“Березы” шигырен сөйли Саликаева Д.
1 а.б. Наҗар Нәҗминең шигърият дөньясына битараф булу мөмкинме соң? Юк! Чөнки ул гашик шагыйрь. Җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә гашик. Аның җырлары да, моңнары да, хыяллары да мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек яз турында.
«Наша деревня» шигырен сөйли Фазылов Р.
2 а.б. Ходай тәгалә Наҗар Нәҗмигә шагыйрьлек талантыннан тыш, башка сәләтләрне дә мул биргән: ул менә дигән драматург, дистәгә якын драма һәм комедия авторы, үзенә генә хас матур тавышлы шәп җырчы, өстәвенә үзәкләрне өзеп, күңелнең иң нечкә кылларына чиртә торган оста гармунчы!
Шагыйрь үҙенең бер шигырендэ «Барысы да соңлап килде миңа», дип яза. Әйе, соңлап килүгә карамастан, ул шушы гомер эчендә шигъриятебезне 15 артыҡ поэмалары белән баетты. Кырыкка якын шигъри җыентыҡ чыгарып өлгерде, менә дигән драмалар ижад итте, башкорт җыр сәнгатенә дә үҙ өлешен кертте.
“Барысы да соңлап килде миңа” (видео, үзе сөйли)
1 а.б. Хөрмәтле, китап сөюче дуслар! Менә без Наҗар Нәҗминең шигърият һәм моң капкаларын ачып сезнең күңелләргә юл алдык.
2 а.б. Ләкин гомер шагыйрь кешегә дә
Тик бер тапкыр гына бирелә.
Шулай да ул икеләтә туып,
Икеләтә яшәп, бер үлә.
1 а.б. Барысы калды…Үзе белән
Алып китте туар җырларын
Чөнки белде үлем арасында
Үлми торган матур җыр барын.
“Уфа юкәләре” җыры башкарыла
2 а.б. Туган ягы Дүртөйледә Наҗар Нәҗмине аеруча хөрмәт итәләр, аның бөек исемен мәңгеләштереү өлкәсендә бик күп эшләр эшләнә. Шәһәребездәге башкорт гимназиясенә Наҗар Нәҗми исеме бирелде, районыбызда берничә урам аның исемен йөртә, шәһәр түрен аның бюсты бизи, туып-үскән авылы Минештедә иҗат йорты эшли. Хуҗалыкка да шагыйрь исеме бирелде. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә Наҗар Нәҗми исемендәге премия булдырылды.
1 а.б. Мәктәпләрдә, уку йортларында, китапханәләрдә шагыйрь иҗады эзлекле өйрәнелә, очрашулар, шигърият кичәләре, шигырьләрен сәнгатьле уку буенча бәйгеләр үткәрелә.
“Мин үземә һәйкәл куя алмадым…”(видеоязма, үзе сөйли)
2 а.б. Бүген Наҗар агай Нәҗминең хәтер кичәсендә аның “Васыять” дигән шигырендәге юллар искә төшә.
“Васыять” шигырен сөйли Нурисламов А.
1 а.б. Дөрес язгансыз, Наҗар агай!… Без сезне онытмыйбыз, сагынабыз, яратабыз, рәхмәт хисләре белән искә алабыз…
2 а.б. Бер-бер артлы айлар үтәр, еллар узар. Ләкин тоташ Рәсәйне, кояшлы Башкортстанны, газиз туган ягы Дүртөйле тарафларын гомере буена иҗатында данлаган бөек әдипнең, Наҗар Нәҗминең якты исеме һәрвакыт ил халкының йөрәк түрендә сакланыр.
.
1 а.б. Без ышанабыз: бүгенге кебек үк киләчәктә дә аның җырлары яратып җырланыр, шигырьләре тагы да кояш нурлары кебек балкыр!
2 а.б. Наҗар Нәҗми исемле бөек шагыйрен туган халкы онытмас. Аның әдәби мирасы, аның саф көмештәй асыл иҗаты һичкайчан тутыкмас!
“Юкка түгел, юкка түгелдер” җыры башкарыла.
