УРТА СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИНТЕРАКТИВ КҮНЕГҮЛӘР КУЛЛАНУ

Конкурсы ко Дню народного единства — 4 ноября

автор: Закирова Залифа Мунависовна
учитель родного (татарского) языка и литературы
МБОУ «Гимназия №11 г. Лениногорска» РТ

УРТА СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИНТЕРАКТИВ КҮНЕГҮЛӘР КУЛЛАНУ

З.М. Закирова

Лениногорск шәһәре

 

УРТА СЫЙНЫФЛАРДА  ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ  ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ  ИНТЕРАКТИВ КҮНЕГҮЛӘР КУЛЛАНУ

Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Бүгенге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе — интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны тәкъдим итә. Укучы актив — укытучы моның өчен шартлар тудыра. 

Интерактив   технологияләрне   кулланганда,   өйрәтү   процессы   буларак   дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә. Татар теленә өйрәткәндә,   интерактив   күнегүләрне   файдалану укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уята; укучының танып белү активлыгын арттыра; тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыра, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыра; укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ача, алган белемнәрен тирәнәйтә, инициативасын тагын да үстерә.  

Интерактив ысуллар нинди мөмкинлек бирә соң?

1.Бергәләп чишү өчен реаль тормыш ситуацияләрен һәм проблемаларын модельләштерү;

2.Озак вакытлы күнекмәләр формалаштыруга, уртак кыйммәтләр булдыруга ярдәм итү.

  1. Хезмәттәшлек, үзара бәйләнеш атмосферасын булдыру,
  2. Уку эчтәлеген мәгълүмат аша гына түгел, ә хисләр һәм гамәлләр аша да үзләштерү.

Интерактив укуның асылы шунда ки, уку процессы барлык укучыларның даими, актив үзара бәйләнеше шартларында бара. Бу хезмәттәшлеккә, үзара өйрәнүгә нигезләнә: укытучы – укучы, укучы – укучы. Шул ук вакытта укытучы һәм укучы тигез хокуклы, тигез мәгънәле уку субъектлары. Интерактив аралашу уку процессында бер катнашучының икенчесе өстеннән, бер фикернең икенчесе өстеннән өстенлеген булдырмаска ярдәм итә. Мондый аралашу вакытында укучылар демократик булырга, башка кешеләр белән аралашырга, тәнкыйди фикер йөртергә, нигезле карарлар кабул итәргә өйрәнәләр.

Интерактив ысулларның өстенлекләре:

  1. Үз тәҗрибәңдә хис-тойгылар аша кабул итү үзенчәлекләрен аңларга һәм фикер алышырга, әйләнә-тирә мохитне кабул итүдә үз күзаллауны контрольдә тотарга мөмкинлек бирәләр;
  2. Аралашу күнекмәләрен үстерә, төркемдә эшләүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә;
  3. Алар төркем эшендә катнашырга һәм контрольдә тотарга, төркем кабул иткән кагыйдәнең кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, үз фикерләрен дәлилләргә һәм үз позицияләрен якларга ярдәм итәләр. Проблеманы хәл иткәндә үз гамәлләрен килештерергә ярдәм итәләр;
  4. Әзер белемнәрне түгел, бәлки туры тәҗрибә ярдәмендә алынган белемнәрне кулланырга өйрәтә.

Интерактив ысуллар кулланып укытуның төп стратегияләре:

— танышуга, төркем эчендә тупланганлыкка һәм хезмәттәшлеккә төрле психологик күнегүләр;

— баш мие штурмы;

— имитацияләр;

— дискуссияләр һәм диспуталар;

— рольле, дидактик һәм имитацион уеннар.

Интерактив укытуны куллану уку эшчәнлеген оештыруның фронталь һәм кооператив формаларын, интерактив уеннарны һәм фикер алышу күнекмәләрен өйрәтүгә ярдәм итүче ысулларны куллану юлы белән башкарыла. Татар теле дәресләрендә иң күп кулланыла торганнары:

Интерактив белем бирү технологияләре: дискуссия, компьютер симуляцияләре, эшлекле уен, кейс-технологиясе, хаталы лекция, баш мие штурмы, видеоконференция, видеоконференцэлемтә, вебинар, тренинг, проектлар керә. 

Коммуникацион технология – кешенең әйләнә – тирә белән мөнәсәбәтен билгеләүче метод, ысул һәм чаралар җыелмасы. МКТ белем алу процессында күп төрле мөмкинлекләр ача: интерактив классларда уку, онлайн тестлар эшләү, интерактив дәреслекләрдән, цифрлы белем бирү ресурсларында китерелгән күнегүләрдән файдалану; презентацияләрне укучыларның үзләреннән төзетү, роликлар ясау, аларны бизәкләү, сайт ясау һ.б. Үз дәресләремдә шулардан түбәндәгеләрне кулланам: QR – кодлар, кроссворд төзү һәм ясау алымы, “Сүзләр болыты”, “Сүзләр дөньясы”, “Classroomscreen”, “Бала рф”,  “Learning Apps ОРК” сайтында ясалган интерактив күнегүләр. 

Бүгенге көн таләбе булган фунциональ грамоталылыкның бер тармагы  укучыларның аңлап уку белемнәрен тикшергәндә, ЛЕРНИГ АППС ОРК программасы нигезендә төзелгән күнегүләр белән эшләүне бик отышлы дип саныйм. Бу күнегүләрне дәреснең төрле этапларында кулланып була һәм аның мөмкинлекләре чиксез: классификация ясау, ярышу, кроссворд төзү, исем һәм портретларны туры китерү, тыныш билгеләре һәм төшеп калган сүзләрне сайлап кую һәм башка бик күп төрлеләр.

К. Насыйриның “Әбүгалисина” хикәясендә аңлап укуны тикшерүдә ЛЕРНИГ АППС ОРК программасы  нигезендә төзелгән күнегүләр белән танышып китәбез. Укучыларга өйдә әсәрне укып килергә кушылды. 

Алдан әзерләнгән күнегүләр тиешле папкаларга урнаштырыла. Моның өчен башта папка ачарга кирәк.

Искәрмә. 1 нче дәрәҗәле биремнәрне укучылар текстны кулланып үтиләр.

1 нче дәрәҗә.Текст эчтәлеген аңлап уку 

  1. Текст эчтәлегенә туры килә торган җөмләне тап.

— Балаларны алты яшьтән мәктәпкә укырга бирделәр. 

— Малайларны дүрт яшьтән укырга бирделәр. 

— Әбүгалисина белән Әбелхарис үзләре теләп мәктәпкә укырга керделәр. 

— Җиде яшь тулгач, малайлар мәктәпкә киттеләр.

  1. Игезәк малайлар кайда туган? Җөмләне тәмамла.

Игезәк малайлар _______________________________________________ .

( Бохара шәһәре янындагы Шәҗегъ дигән авылда туган.)

  1. Әбугалисинаның сизгерлеге турында бик кызык сүзләр сөйлиләр. Тексттан моны исбатлый торган җөмләне табып яз. 

_________________________________________________________________ .

(Шулай, ул киез астына салынган бер бит кәгазьнең калынлыгын да сизгән, имеш, дип сөйлиләр.)

  1. Әбүгалисинага һәм Әбелхариска хас сыйфатларын тексттан табып яз. 

_____ (үткен), _____ (надан), _____ (зирәк), _____ (комсыз),  _____ , (булдыклы), _____ (сизгер), ______(ышанычсыз),  _____ (тиз төшенүчән, зиһенле), _____(көнчел), _____(оятсыз).

  1. Ни өчен китапларны мәгарәгә урнаштырганнар?

— гыйлеме югалмасын, китаплар таралып бетмәсен дип;

— кешеләр укымасын дип;

— кешеләр урламасын дип.

2 нче дәрәҗә.Текстның мәгънәле өлешләре эзлеклелеген аңлау

  1. Җөмләләрнең текстта нинди тәртиптә килүен күрсәт (1, 2, 3, 4, 5- цифрларын куй).

— (2) Унике яшенә җиткәндә, Әбүгалисина инде бик күпне белүче гыйлем иясе булып җитешә.

— (1) Укысыннар, белем алсыннар, кеше булсыннар.

— (3) Ике туган юлга чыгалар.

— (4) Игезәкләр киләчәк ел өчен алдан әзерләнергә тотындылар.

Тел чараларын таный белү

  1. “Аңлый алган кадәр белем алырга рөхсәт ителә.” җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр текстта нинди сүзләр белән алыштырылган?

— укый алган кадәр;

— башына сыйдыра алган кадәр;

— өлгерә алган кадәр.

  1. “Аның белән СҮЗ КӨРӘШТЕРЕРЛЕК кеше калмый” дигән җөмләдә калын хәреф белән белдерелгән сүзтезмәне нәрсә белән алыштырырга мөмкин?

— сөйләшерлек;

— бәхәсләшерлек;

— дуслашырлык.

  1. “Кылны кырыкка яручы” дигән әйтемне син ничек аңлыйсың? (фразеологик сүзлектән карарга!)

— барысына да өлгерүче;

— бик күпне белүче;

— үрнәк укучы.

  1. Сабыйлыкның матурлыгы нәрсә белән?

— акыл;

— уен;

— яшь;

Әсәрнең жанрын билгеләү

  1. Әлеге әсәрне нинди җыентыкка кертергә мөмкин?

— фантастик повесть;

— әдәби әкиятләр;

— риваять, легендалар.

3 нче дәрәҗә.“Юллар арасыннан” уку, укыганны аңлату һәм бәяләү

  1. Түбәндәге хикмәтле сүзләрнең кайсы укылган әсәргә туры килә?

— Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр. (татар халык мәкале)

— Акыллы дошман акылсыз дустан яхшырак. (татар халык мәкале)

— Чын бәхетне бирә бары тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә (Габдерәхим Утыз Имәни).

— Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була. (татар халык мәкале)

  1. Әбүгалисина гыйлем көчен нинди максатларда кулланыр:

— Гади халыкка ярдәм итәр, белемен кешеләргә файда китерер өчен кулланыр.

— Байларга хезмәт итәр, белемен явызлык юлында файдаланыр.

— Күрәзәче булып китәр.

Текст темасын билгеләү

  1. Автор кем (нәрсә) турында сөйләргә теләгән?

— Әбүгалисина һәм Әбелхарис – батыр егетләр.

— Белемне яшьтән алу файдалы.

— Белем кешеләргә ярдәм һәм яхшылык юлында гына файдаланылырга тиеш.

Автор фикерен (төп мәгънәне) аңлау

  1. Тексттан алынган кайсы җөмлә әсәрнең төп мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә? 

— Теләгән җирләрегезгә барыгыз, дөнья күрегез, белем алыгыз, шул белемнәрегез белән халыкка файдалы кешеләр булыгыз.

— Безнең юллар йөреп, илләр күреп, төрле җирләрдә булып, гыйлем аласыбыз, бу дөньяның серләренә төшенәсебез килә.

— Укысыннар, белем алсыннар, кеше булсыннар.

Иҗади характерда үз текстыңны төзү

  1. Мәгарәдән белем туплап чыккач, Әбүгалисина һәм Әбелхарис арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин? Шуны фаразлап яз.

__________________________________________________________________.

4 нче дәрәҗә

Интернет челтәрендә “Китап йорты” кибете сайтына нәрсәләр куяр идең, шуларны эшлә.