Автор: Касимова Резеда Нургалиевна
учитель начальных классов МБОУ «Шеморданский лицей «Рост» Сабинского муниципального района Респубики Татарстан»
Правила безопасного поведения велосипедиста на дороге.
Тема. Велосипед. Велосипедта йөрү кагыйдәләре. Велосипед йөртүчегә кагылышлы юл тамгалары.
Максат.1. Укучыларны велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.
- Мөстәкыйль фикерләү, велосипедчылар өчен булган юл билгеләр дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру .
- Юл хәрәкәтендә үзеңнең катнашың булу хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы. Яңа материалны өйрәнү.
Дәрес төре. Әңгәмә дәрес.
Методлар. Әңгәмә, өлешчә эзләнү, индивидуаль биремнәр үтәү.
Яңа пед. технология. Компьютер технологиясе куллану.
Җиһазлау. Слайдлар: төрле төр велосипедлар, юл тамгалары, велосипедчы өчен махсус тамгалар, транспорт төрләре , велосипедта йәрү кагыйдәләре.
“Город, в котором я живу” җыентыгыннан төрле ситуацияләр рәсемнәре.
Материал. 1. Методическое пособие для учителей. Обучение детей сельских школ правилам безопасного поведения на дорогах. Казань: НМКЦ , “Ният”1995г.
- М.И.Әхмәтгалиева. Кем ул? Нәрсә ул? 1 том. Казан: Тат. кит. нәшр., 1983.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
Укытучы: Укучылар, кайсыгыз бик тапкыр да, җитез дә икән, тикшереп карыйк әле. Мин сезгә табышмак әйтәм ә сез җавабын әйтеп карарсыз.
Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез.
Нәрсә ул?
(Велосипед).
Үзе атта бара,
Үзе атлап бара.
Кем бу?
Монысы, әлбәттә,
(Велосипедчы үзе).
- Тема һәм максат белән таныштыру.
Укытучы: Әйе, велосипед. Без бүгенге дәрестә велосипед төрләре һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре белән танышырбыз. Велосипед ул транспорт чарасы, һәм сез велосипедка утыргансыз икән инде, сез җәяүле түгел, ә йәртүчегә өйләнәсез.
- Актуальләштерү.
- Тагын нинди транспорт чаралары бар соң? “Транспорт дөньясында” дигән кроссвордны чишеп, шуларны кабатлап китәрбез.
- Рельслар буйлап кызыл өй чаба,
Кемгә кая кирәк, шунда алып бара. (Трамвай)
- Уф итәр, пуф итәр,
Төкеренер дә, пошкырыр,
Төкеренсә дә алып китәр,
Акча түләсәң илтер.(Поезд)
- Канаты бар йоны юк,
Үзе бара, юлы юк. (Самолёт)
- Тәрәзәле, ишекле,
Кечкенә өй шикелле,
Һәрчак юлда ул йөри,
Аяклары … тәгәри. (Автобус)
- Кул күтәреп туктатасаң
Теләгән җиреңә илтә. (Такси)
- Хуҗа Насретдинның транспорты.(Ишәк)
- Адәм шулкадәргә җитә,
Самоварны да суда йөртә. (Пароход)
- Ике мөгезле, теле юк,
Йөргән юлда эзе юк. (Троллейбус)
9.Чүлдә йөри торган транспорт. (Дөя)
- Юл транспортын көйләүче юл тамгаларын да искә төшереп үтик. Аларны белү велосипед йөртүчеләр өчен дә кирәк.
- Кисәтү тамгалары. Алар йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне хәвеф-хәтәр булу ихтималы булу турында кисәтәләр (кызыл кырыйлы өчпочмак эчендә);
- Приоритет (өстенлек) билгеләре. Алар урам чатларын һәм тар урыннарын узудагы чиратлылыкны билгелиләр;
- Тыю билгеләре. Рәсемдә ясалган хәрәкәтне тыялар.(кызыл түгәрәк эчендә);
- Боеру билгеләре. Рәсемдә күрсәтелгән теге яки бу боерыкны үтәргә кушалар. (зәңгәр түгәрәк эчендә)
- Информация-күрсәтү билгеләре. Алар машина йөртүчегә төрле шартлар турында хәбәр итәләр.
- Сервис билгеләре. Кешеләргә кирәкле урыннарны күрсәтәләр.
- Яңа материал өстендә эш.
- Укытучы: Бу юл тамгаларының күбесе җәяүлеләр өчен дә әһәмиятле, әгәр аларны белсәң урамда үз-үзеңне ышанычлы тотасың. Ләкин кайвакытта без җәяүле генә түгел, ә йөртүче дә булабыз. Балалар да йөртә ала торган транспорт ул велосипед. Балаларның күбесендә велосипед бар. Бу бик уңайлы машина. Аңа утырып дустың янына, кибеткә барырга, берәр йомышка барырга яисә саф һавада йөреп кайтырга була.
- Велосипедның килеп чыгышы белән таныштыру. Ә велосипед үзе кайчан барлыкка килгән соң?
- Беренче выелосипед проектын 1495 нче елда италия галиме Леонардо да Винчи эшли. Ләкин бу проект турында кешеләргә 19 гасыр ахырында гына билгеле була.
- 1817 нче елда Дрейз исемле урманчы ике тәгәрмәчле арба уйлап таба. Бу ике тәгәрмәчле агач машинаны тизаяк дип йөрткәннәр. Йөрергә уңайсыз булганга “сөяк селкеткеч” дип тә атаганнар.
- “Сөяк селкеткеч” үз урынын “үрмәкүч”кә биргән, алгы тәгәрмәче бик зур, кеше биеклеге булган, тәгәрмәчендәге кигиләренең күплеге үрмәкүч оясын хәтерләткән, ш.к. аны “үрмәкүч”д.а.
- 1876 нчы елда “үрмәкүч” нең яхшыртылган варианты “көңгерә” ясала. Беренче тапкыр чылбырлы тапшыргыч куела.
- 1877 нче елда “Бециклет рудж”. Бу велосипедта хәзерге заман велосипедындагы бөтен нәрсә бар.
- 1884 нче ел “Сейфети”. Велосипедның алгы кечкенә тәгәрмәче конструкторларга рульне гадиләштерергә мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта нинди генә велосипедлар юк.
- Җыела торганнары, йөк велосипедлары, өч тәгәрмәчле өлкәннәр өчен велосипед, спорт велосипедлары һ.б.
Хәзерге вакытта җир йөзендә 300млн. төр җиңел машина исәпләнелә, ә велосипедлар 500млн. төр.
- Велосипед детальләре белән танышу.
Мөгаен сез инде велосипедта йөри беләсездер. Машина кебек үк велосипед та юл хәрәкәтендә катнаша. Моторы булмаса да, анның да тизлеген арттырып, борылып, туктатып була. Рәсемгә карап әйтегез әле, велосипедның кайсы детальләре машинада булган детальләргә ошаган?
( Рам, руль, фаралар, тормоз, сигнал, утыргыч, тәгәрмәч, фонарь, күчәр). Ә велосипед машинадан нәрсәсе белән аерыла? (Велосипедны кеше педальләрен әйләндереп хәрәкәткә китерә, ә машина ягулык белән йөри)
- Велосипедның бөтен детальләре дә нык, ышанычлы булырга тиеш:
- Тормозлар, тәгәрмәчне яхшы эләктерә торган;
- Руль тиешле биеклектә һәм җайлы борыла торган;
- Сигнал каты һәм чиста яңгырарга;
- Яктылык кайтаргыч чиста;
- Фонарь юлны яктыртырлык итеп урнаштырылган;
- Утыргыч тиешле биеклектә ышанычлы итеп урнаштырылган;
- Чылбыр дөрес итеп тарттырылган;
- Тәгәрмәчнең кыршаулары нык;
- Тәгәрмәчнең күчәрләре һәм педальләр җиңел әйләнә торган булырга тиеш.
- Уйлап җавап биреп карагыз әле: велосипедка утырганда иң мөһиме нәрсәне тикшереп карарга кирәк? (Руль һәм тормоз)
- Велосипедка утырып юлга чыкканчы, башта анда яхшылап йөрергә өйрәнергә, юлда йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Чәнки һәрбер йөртүче юлдагы тәртип өчен җавап бирә.
Велосипедчылар өчен кагыйдәләр:
- Зур юлларда, велосипед юллары буйлап 14 яшьтән йөрергә рөхсәт ителә; юл кагыйдәләрен белүен раслаучы документы һәм махсус номеры булырга тиеш;
- Юл читеннән 1 метрдан да зур булмаган ераклыкта йөрү рөхсәт ителә;
Тыела:
1) Велосипед йөрү өчен махсус юл булганда машина юлыннан йөрү;
-
- Рульгә ике кул белән дә тотынмыйча, аякны ычкындырып йөрү;
- Башка транспортка тагылып йөрү;
- Башка велосипедны тарттырып йөрү ,бары тик велосипед өчен махсус эшләнгән прицеп кына тагарга мөмкин;
- Пассажирлар утыртып йөрү тыела, бары тик велосипедның махсус утыргычы һәм аяк куя торган җайланмасы булса 7 яшькә кадәрге балаларны утыртып йөрергә мөмкин.
- Озынлыкка һәм аркылыга ярты метрдан да артык чыгып тора торган һәм йөртергә комачаулый торган йөк ташу тыела;
- Юл аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, руленнән тотып, җәяүлеләр шикелле чыгасы.
- Мин сезгә Куян малае турында хикәя укырмын. Сез игътибар белән тыңлагыз. Аннары Куян малаеның нинди хаталар җибәрүен миңа әйтерсез.
“Куян малае бик ашыга иде.Ул тиз генә әтисенең велосипедына көч хәл белән менеп утырып, педальләрне авырлык белән генә әйләндереп кузгалып китте. Юл таулы җирдән уза иде.Таудан төшә башлагач велосипед бар көченә элдерде. Куян малае аны тормозга басып туктатмакчы булды, ләкин тормоз эшләми иде. Әле ярый юл сөзәкләнде. Ул юл уртасына чыгып хәрәкәтен дәвам итте. Куян малаеның сәяхәте нәрсә белән бетәргә мөмкин.”
Балалар:- Велосипедны үз буеңа карап сайларга кирәк. Куян малаена әтисенең велосипеды туры килмәгән, аның педалҗләргә дә аягы көч хәл белән генә җиткән. Тормозның төзеклеген карамаган. Юлның уртасыннын барырга ярымый, юл читеннән 1 м калдырып барырга кирәк. Әгәр Куян малаен 12 яшьтулмаган булса һәм аның велосипед йөртүгәхокук бирә торган таныклыгы булмаса юлда велосипедта йөрергә ярамый.
- Велосипед йөртүче белергә тиешле юл тамгалары:
- Кисәтү тамгасы, велосипед белән кисешкән урынны күрсәтә.
- Велосипед юлы
- Хәрәкәт тыела
- Велосипедта йөрү тыела
- Җәяүлеләр юлы
- Кечкенә тизлек белән йөрергә
- Автомагистраль
- Автомобильләр юлы
- Кешеләр яши торган урын.
- Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- Рәсемнәр буенча әңгәмә. Бу рәсемнәрдә кемнәр дөрес эшли, кемнәр дөрес эшләми? (5 рәсем)
- Велосипедчының сигналлары. Уңга борылу, сулга борылу, тормоз яки туктау, кузгалып китү. ( Практик күнекмә бирү)
- Белемнәрне тикшерү. Тест.
- Велосипедта йөк ташу рөхсәт ителәме?
А) Рөхсәт ителми;
Б) Әгәр дә ярты метрдан артык чыгып тормаса һәм йөртергә комачауламаса рөхсәт ителә.
- Түбәндәге “гаепләр”нең кайсылары булганда, велосипедка утырып юлга чыгарга ярамый?
А) Тормоз системасы ватылганда;
Б) Тәгәрмәчкә Һава тутыра торган насос эшләмәгәндә;
В) Руль төзек булмаганда.
- Велосипедта йөргәндә рөхсәт ителми:
А) Рульгә ике кул белән тотынмыйча йөрергә;
Б) Бер кул белән генә рульгә тотынырга;
В) Багажникка пассажир утыртып йөрергә.
- Велосипедка башка транспорт чарасы тагарга ярыймы?
А) Ярамый;
Б) Велосипед өчен махсус эшләнгән прицеп тагарга ярый;
В) Икенче бер велосипед тагарга була.
- Велосипедка нинди очракларда пассажир утыртырга рөхсәт ителә?
А) Велосипедның махсус утыргычы һәм аяк куя торган җайланмасы булса;
Б) Пассажир 7 яшьтән узмаса;
В) Пассажир 14 яшьтән узмаса;
Г) Гомумән рөхсәт юк.
- Ничә яшьтшән велосипедка утырып юлга чыгарга ярый?
А) 16;
Б) 14;
В) 10.
- Велосипедчы нинди сигнал бирә?
А) Уңга борылу;
Б) Сулга борылу;
В) Туктау.
Үз-үзеңне бәяләү:
- 56 дөрес җавапка “5” ле
- 34 дөрес җавапка “4” ле
- 23 дөрес җавапка “3” ле
Йомгаклау.
Бу дәрестә без нәрсәләр белән таныштык?
Хәзер яз килеп җитте, бу дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?
Ә менә сезнең авылда кайсы җирләрдә велосипедта йөрергә ярый дип уйлыйсыз?
Өй эше бирү.
Кояшлы матур кйннәрнең берсендә Кызыл Калфак Кукмара бистәсендә яшәүче әбисенә пирожоклар илтергә уйлаган. Велосипедына атланган да бу, чыгып та киткән. Юлда кызны юл хәрәкәте инспекторы туктаткан, Һәм честь биреп, Кызыл Калфакка эндәшкән:
- Гафу итегез сеңлем…
Әкият шушы урында өзелә. Аның ахырын язып бетерүне сезгә тапшырам. Иң кызык дип табылган “ахыр”ның хуҗасын истәлекле бүләкләр көтә.
