Конкурсы ко Дню народного единства — 4 ноября

Предмет. Татар теле

6 класс

Тема. Җыю саны.

Максат. 

1)укучыларны җыю саны белән таныштыру, билгеләмәне формалаштыру; телдән һәм язма сөйләмдә җыю саннарын табу, алар белән җөмләләр төзи белү күнекмәләрен үстерү;

2)укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; анализ ясау, гомумиләштерүләренә ирешү; 

 3) мөстәкыйль эшләү, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен формалаштыру; коллектив эшчәнлек нәтиҗәсенә җаваплылык хисе үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру; укучының башкаларны кабул итүләрен, аңлауларын, фикерләрен җиткерә алу сәләтләрен үстерү; дуслык хисе тәрбияләүгә юнәлеш бирү; дуслык хисе тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре: 

регулятив УУГ: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу; уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; язма һәм телдән сөйләмдә үз фикереңне формалаштыра белү;

коммуникатив УУГ: башкаларның фикерен тыңлый, аңлый һәм үз фикерен әйтә белү; күмәк эшчәнлектә уртак нәтиҗә ясау, күмәк эшли белү;

танып белү УУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; укыган яки ишеткән мәгълүматның мәгънәсенә бәя бирү, өйрәнелгән тема буенча нәтиҗә ясау.

Предмет нәтиҗәләре: укучы җыю санын танырга, сорау куярга өйрәнәчәк, хаталарны төзәтү күнекмәсе алачак.

Предметара бәйләнешләр: әдәбият, рус теле.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр: сан, җыю саны,

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү, адымлы гамәлләр, информация технологияләре.

Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш.

Чыганаклар: дәреслек, слайдлар, тест, карточкалар, күнегүләр җыентыгы, үзбәя таблицасы.

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру 

  • Исәнмесез, укучылар, жюри әгъзалары! 

Татар халкында “Беләкле берне егар, белемле меңне егар” дигән мәкаль  бар. Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

  • Бу мәкаль безне белем алырга чакыра.

  • Дөрес. Дәресне мин Р. Фәйзуллинның:

Гаҗизләнеп эзли шигырьләрем 

                       иш җаннарны Кояш астында. 

                       Икәү?  Өчәү?   Унау?  Бәлки, йөзәүдер?, дигән шигырь юллары белән башлап җибәрәсем килә. Аның шигырьләре иш җаннарны эзләсә, без шушы шигырьдән яңа теманы эзләячәкбез.

II.        Актуальләштерү 

-Шигырь дигәннән, алда безне күңелле шигырь – җыр бәйрәме көтә, ул нинди бәйрәм?

-Яңа ел. 

-Яңа елны кем алып килә?

 — Кыш бабай.

— Яңа елда сезгә ул бүләкләрне ни өчен өләшә? 

— Шигырь сөйләгән, җырлаган, биегән өчен.

— Кыш бабай бүген дә сезгә бүләкләрен җибәрде. Ләкин, аларны өләшкәнче ул узенең биремнәре белән сезнең белемегезне сынап караячак.

— Сез алдагы дәресләрдә нинди теманы карап киттегез?

-Сан темасын.

— Дөрес. Ә нинди сүз төркеме сан дип атала?

           — Предметның санын, исәбен белдереп, ничә, күпме, ничәшәр соравына җавап биргә сүзләр сан дип атала.

— Бик яхшы.

   — Без хәзер Кыш бабай җибәргән биремнәрне карап китик. Нинди бирем җибәрде икән? Әйдәгез, капчыктан алып карыйк инде.

— Сезнең алдыгызда үзбәя битләре ята. Дәрес барышында һәр этапка үзегезгә билге куеп барырга онытмагыз. 

1нче бирем.

Сан төркемчәләре бирелгән битләргә туры килгән саннарны ябыштырыгыз (микъдар, тәртип, бүлем, чама саннары)

 

III.      Яңа материалны үзләштерү:                                                             

-Хәзер эшләрнең дөреслеген тикшерәбез. Ни өчен саннар артып калды? 

-Сез аларны кайсы төркемгә урнаштырдыгыз?

-Билгесез төркемгә урнаштырдык. 

Берәрегез чыгып (Лернинг аппс модулендә дә эшләп күрсәтегез инде)

— Бу саннарның кушымчаларын билгеләгез, аларга сораулар куегыз. 

— Хәзер  таныш түгел санның моделен төзи башлыйк.

?

?

Соравы — Ничәү? 

  

Кушымчалары -ау/-әү

            Кыш бабайның 2 нче биремен эшләгез.

— Нокталар урынына кирәкле кушымчаларны куегыз, табышмакларның җавапларын табып, саннарга сораулар куеп языгыз.

1. Бер… сөйли, ик… тыңлый, икә… карап тора. (Тел, колак, күз)
2. Дүрт… йөгерә – бер-берен узалмый. (Тәгәрмәчләр) 
3. Биш…  чәчәр, бер… җыяр. (Бармаклар, тел) 

— Бу саннар нәрсәне белдерәләр?

— Предметның исәбен белдерәләр, аны туплыйлар, җыялар.

— Шулай булгач, ничек атарбыз бу саннарны?

— Җыю саны дип.

3 нче бирем.

— Бирелгән сүзтезмәләрне җәенкеләндереп, Яңа ел темасына 5-6 җөмләдән торган хикәя төзегез. Саннарны җөмлә кисәге ягыннан тикшерегез, русчага тәрҗемә итегез.

Безнекеләр унау, алтау сөйли, бишәү җырлый, өчәүне бүләкләделәр.

— Игътибар белән карагыз әле, бу саннар башка төркемнәрдән ничек аерылалар?

— Бу саннарның саналмышлары юк. Исемләшкән. Исем кебек кулланыла, барлык җөмлә кисәге дә булырга мөмкин.  (Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык)

  • Модельне тулыландырабыз.

Җыю саны

Бер төрдәге предметларның бергә туплану, җыю исәбен белдерә.

Соравы — Ничәү?   

Кушымчалары -ау/-әү

Саналмышы юк

         

Җөмләдә: барлык җөмлә кисәге дә булып килә ала.

Физкультминут.

Күзләрне ял иттерү күнегүләре

IV.       Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Текст өстендә эшләү  

-Бирелгән текстларны укып чыгыгыз. Саннарны табып, күчереп языгыз, төркемчәләрен билгеләгез. Текст нәрсә турында? 

Шәһәрдә биш-алты катлы йортлар төзиләр. Яңа урамнар барлыкка килә. Көзен Камилләр Беренче Аркылы урамга күчеп килгәннәр иде. Хәзер андый урамнар җидәү.

Беренче Аркылы урамнан алтынчы сыйныфта ике генә малай укый. Аларның берсе — Камил, икенчесе аның партадаш дусты Алик. Алар икенче йортның өченче катында яшиләр. Ишекләре дә капма-каршы. Беренче көнне үк дуслаштылар.

Бишенче урам малайлары Камалләрнең авызына гына карап тора. Алар соңрак күчеп килделәр, кыюсызрак әле. (Л.Ихсанова)

2. Тест

  1. Саннар

а)  предметның исәбен, санын;      

б)  предметның эшен;

в)  предметның билгесен белдерә.

  1. Сан ачыклаган исем:

 а)  аныкланмыш;             

б)  сыйфатланмыш;

 в)  саналмыш дип атала.

3.     Сан төркемчәләре

а)  өч;   

б)  дүрт;   

в)  биш.

4       Җыю саннарын билгеләгез:

а)  борау, игәү, сорау;    

б)  тау, дәү, бау;

в)  алтау, җидәү, тугызау.

5.     Кайсы төркемгә бер сан «ялгыш» кергән?   

а) тәртип саннары:   беренче,   унынчы,  өченче;                                                                    

б)  бүлем саннары:    өчәр,  алтышар,  утызар;                                    

в)   чама саннары:    унлап,  ике-өч,  алты.

V.       Өй эше:

  1.  171 нче күнегү.

  2. Җыю саннары кулланып, “Яңа елга әзерләнү” темасына җөмләләр язарга.

  3. Саннар кулланып, “Кышкы уеннар” темасына хикәя язарга, саннарның төркемчәләрен билгеләргә.

VI.      Йомгак. 

1- Дәрестә без нинди тема өйрәндек? Нинди саннар җыю саны дип атала?

— Җыю саны сан нигезенә —ау/-әү кушымчасы ялганып ясала һәм предметларны сан буенча бергә җыйнап әйтүне белдерә. Бу сан төркемчәсенең үзенчәлеге шунда, ул, башка саннар кебек үк, предметларның санын белдерә һәм төрле җөмлә кисәге булып килә ала.

—Дәрес башындагы Р. Фәйзуллинның шигыренә әйләнеп кайтам. Бүген сез җыю саннарын таптыгыз.

2. Сезнең алда сары түгәрәкләр, шуларга смайликлар ясагыз.

-Мин белдем:

-Кызык булды:

-Кыен булды:

-Мин аңладым:

-Мин өйрәндем

3. Үзбәя битләренә билгеләрне куегыз.

4. Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез, рәхмәт. Хәзер Кыш бабайның күчтәнәчен өләшәм.