Конкурсы ко Дню народного единства — 4 ноября

Герой янәшәмдә генә

      Без яшь чакта геройлар турында китаплардан гына укып белә идек яки тарих дәресләрендә Зариф абый сөйли иде. Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова, Газинур Гафиятуллин һ.б…Аларның күрсәткән батырлыклары безнең өчен чын героизм иде.Класс сәгате булмасын, пионер оешмасы җыены булмасын-барысы да алар күрсәткән батырлыкларга, туган илне яратуга кайтып кала иде. Без, Советлар Союзы чоры балалары, шул патриотик рухта тәрбияләнеп, шул идеалогияне саклап килгән балалар. 

     Ә бүген минем өчен кем ул герой? Ярты гасыр тормыш тәҗрибәсе булган кеше өчен, чыннан да, кем соң ул герой? Әллә кайлардан эзлисе юк,  геройлар янәшәмдә генә…

     2022 нче ел. Сентябрь ахыры…Салкынча , елак көз. Халык аптырашта.”Ишеттеңме әле?,-дип халык бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, нидер сөйли, нидер дәлилли…Кемнеңдер күзләрендә ачы яшьләр, кемнеңдер күзләрендә нәфрәт очкыннары күренә.

     Китә илкүләм мобилизация…Ул көннәргә кайтсак, гади тел белән әйткәндә, халык  нык “стресс” кичерде, кайгы диңгезенең тирән суларында йөзде. Минем ишегемне дә кагарлармы икән дип,көтеп яшәде.Атна-ун көн дигәндә, 300 меңгә якын ир-егетләребез солдат шинельләрен киеп, вокзалларда вагон-вагон төялеп, якыннарыннан елашып аерылып, Махсус Хәрби Операциягә озатылды.

     Беренче атналар, беренче айлар китте… Гаиләләр “ут өстендә” утырдылар, йокысыз төннәр кичерделәр. Газиз аналар балаларыннан, хатыннар- ирләреннән, кызлар-егетләреннән хәбәр көттеләр…

     Беренче атна дигәннән соң, берничә ел да узып китте… Сугыш бүген дә дәвам итә… Илебезнең иминлеге өчен ир-егетләребез сәламәтлекләрен кызганмыйча, гомерләрен дә бирергә риза…

     Геройлар янәшәмдә. Алар икәү: Фәткуллов Раил Наил улы һәм Гайнуллов Айрат Алимҗан улы. Махсус Хәрби Операциянең беренче көненнән үк мобилизацияләнде әлеге егетләребез.

     Сүзем-беренче героем- туганым Раил Наил улы турында. Яңа гына мыек чыгарган, түгәрәк, чибәр йөзле, киң җилкәле, таза егет… Акыллы, уңган, тыныч холыклы, ярдәмчел…Тасвирнамәгә ник бер тискәре сыйфаты булсын! Моңлы тавышы гына ни тора! Авыл мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Буа Ветеринария техникумына укырга керә. Аны 2018нче елда уңышлы гына тәмамлый. Күңелендә йөрткән җырчы булу теләге өстенлек алып, Раил шул ук елны КГИКка укырга керә. Озак уку насыйп булмый Раилгә, көзге чакырылышта солдат хезмәтенә алына. Контракт нигезендә ул 3 ел Тын океанда хәрби корабльдә ил чикләрен саклый. Әти-әнисенә язган хатларында ул еш кына Камчатка ярымутравының гүзәллеген, аның вулканнарын, табигатен сурәтләгән. Тын океанда, Берингов диңгезендә, Охот диңгезләрендә йөзеп, Вьетнам  чикләренә кадәр баруларын горурланып яза  торган була Раилебез. Бер хатында: -Әни, миңа “Старший матрос” исеме бирелде дип шатлыгы белән дә уртаклашкан. Армия сафларында 3 ел моряк хезмәтен үтәгән егет ноябрь аенда  МХО алына.

     Ноябрь, декабрь айларында курку белмәс десант-штурм батальонының укчы егете Донецкны азат итүдә бәрелештә катнаша. 2024 елның январь урталарыннан элемтә өзелә. Хәбәргә чыкмый башлый батырыбыз. Яз, җәй уза бер хәбәрсез…

    2024нче елның 11 нче сентябрендә кара кайгы Наил белән Лилиянең ишеген шакый: Раил үлгән! 

 

Сентябрьнең унбересе көнне

Авыр кайгы килде авылга.

Раил үлгән!-дигән шомлы сүздән

Сабырлыклар кайдан алырга?

 

Раил үлгән!- дигән хәбәр килгәч,

Өзелдеме бәгырең, әнием?

Тау биеклек ачы хәсрәтне

Ничек кабул иттең, әтием?

 

Кем уйлаган минем гомерләрем

Яшьли өзелер дип сугышта?

Пуля тигәч кенә, үләсемне

Аңладым тик соңгы сулышта.

 

Чынга ашмый калды хыялларым,

Янып сүнде, калды күмере.

Ачылмады, чәчәк аталмады,

Бөре килдеш калды гомерем.

 

Әй син, гомер, нигә бу кадәрле

Булдың кыска миңа карата?

Якыннарым кайгы- хәсрәтләрне

Күз яшьләрсез ничек тарата?

 

Табут белән кайткан гәүдәмне

Салкын каберләргә салырсыз.

Батырларча һәлак булды диеп,

Мине һәрчак искә алырсыз!

 

Кабер ташларыма чокып язып,

Геройларча үлде диегез.

Догалардан өзми балагызны,

Онытмагыз, килеп йөрегез!

 

Яшьли киттең… Сүндереп лә киттең

Әти-әниеңнең өметен.

Мәңге онытмабыз, Раил сине-

Кырык-Садакның батыр егетен! 

                  Гаилә корырга да өлгермәгән, чирек гасыр да яшәмәгән ,2024 сентябрь урталарында цинк табутта кайткан Раил туганымны авылыбыз зиратында , мөселман кануннарына туры китереп, җирләдек. Исеме мәңгегә авылыбыз тарихы битләренә язылып куелды.

Табигать тә бүген күз яшедәй,

Агачлардан коя яфрагын.

Рәхмәт фәрештәсе каршы алсын,

Җиңел булсын авыр туфрагың!

    Раилсез ярты ел…Күз яшьләрсез искә алып булмый…

     Бер ай элек Республикабызның Буа районы администрациясе батырларча һәлак булган авылдашыбызның исемен мәңгеләштерүдә, безнең иминлегебез өчен гомерен дә биргәне өчен Фәткуллов Раилнең әти-әнисенә тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләге- “Батырлык ордены” (Орден мужества) тапшырдылар.

Тыныч йокла, Раил! Син-чын Герой! Исемең безнең йөрәкләрдә!

     Икенче героем-Гайнуллов Айрат Алимҗан улы. Ир уртасы булып барган бу геройга сокланмыйча карау мөмкин түгел! Кырык-Садакта туган, шунда урта мәктәптә укыган, Казан Ветеринария Академиясен тәмамлаган югары белемле егет өйләнеп, гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичергән.Төптән көчле рух, тәрбия, югары әхлак сыйфатлары салынган бу егеткә! Курыкмыйча әйтә алам Герой дип! Мин генә түгел, аның батырлыгын дәлилләгән күпме орден-медальләре һәм Мактау кәгазьләре! МХО беренче көненнән үк Луганск Республикасының кайнар нокталарында хезмәт иткән кыю, батыр егетебезгә искитәрлек! Айрат та әти-әнисен, гаиләсен, авылдашларын шатландырып, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден арты орден белән бүләкләнеп тора… Көчле рухлы булуы, курку белмәс, иптәшләренә карата ярдәмчел булуы аны тагын да күркәм итә, матураета, күңел торышын баета. Берничә минут вакыты булганда, батыр егетебез видеоэлемтәгә чыгып, безгә дә үзенең рухи хәләтен ачыктан-ачык, самими рәвештә күрсәтергә тырыша.Айратның йөзендә һәрвакыт елмаю. Югыйсә, ул мохиттә елмаеп йөрерлек сәбәпләр күренми дә бит! Салкын окопларда, кайвакыт режимга буйсына алмаган шартларда кайнар ризыксыз, сусыз калган очракларда, һава торышының нинди булуына карамастан: яңгырмы, үзәккә үтә торган салкын җилдәме, шуышып барырга туры килгән карлы-бозлы, пычрак-комлы җир өстеме-сугышчыга йөкләнелгән махсус хәрби бурычны үзенә үлем янаганда да карусыз үтәве  -геройлык түгелме? Тәне буйлап йөгергән кайнап торган канына салынган шул бабамнардан калган батырлык!

     Мин, укытучы буларак, авылдашларым Айрат белән Раил турында дәресләремдә еш сөйлим. Туган илне ярату, аны саклау бурычын бик теләп башкара минем өчен герой булган әлеге чын геройларым! Мондый авылдашларым булуы белән чиксез горурланам! 

     Бу минем авылымда гына  ике герой. Республика авыллары буенча, ил буенча саный китсәң…Һәрбер авылда, районда, һәрбер республикада диярлек  сугыш корбаннары. Йөзләгән генә түгел, хәтта меңләгән әтисез калган ятим балалар, ирсез калган тол хатыннар, улларын югалткан ата-аналар…Барысының да илебез азатлыгы өчен күрсәткән батырлыклары, киселгән гомерләре үлемсез герой булып сакланырлар безнең хатердә!

     Сүземне йомгаклап,әйтәсе килгән теләгем: тиз көндә туктасын иде илдә барган бу сугыш әфәтләре! Ил-көннәребез тынычлансын иде! Сугыштан батыр ир-егетләребез: -Нихәл, әни, нихәл, әти, сөйгәнем, балалар, -дип, сау-сәламәт килеш,   түшләрендә орден-медальләрен чыңлатып, шатлыктан елмайган йөзләре белән ишекне зур итеп ачып кайтып керсеннәр иде! Амин!